Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның Җанашы үлгән

Җырчы дүрт аяклы дустын югалткан. Аны Ришатка Алия Карачурина бүләк иткән булган.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның Җанашы үлгән
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллинның Алия Карачурина бүләк иткән Җанаш исемле эте үлгән. Җанаш истәлегенә җырчы инстаграмда моңсу пост язган.

«Истәлеккә монда калсын әле. Җанашны туган көнгә Алия бүләк иткән иде. Беренче тапкыр кулга тоткач уйлап куйдым, бу бит тере җан иясе һәм мин аның өчен җаваплы.

Үзем белән гастрольләргә алып чыккан булды. Гримеркада эсседән кая керергә белми, көчкә концерт беткәнен көтеп җиткерә иде.

Стәрлетамак шәһәрендә сәхнәгә дә чыккан иде, ияреп. Аннары үзем белән кунакханәгә алып керә идем. Мин йөгереп кергәнче бөтен вип-номерны эт оясына әйләндергән иде. Шуннан аны авылда калдырдым. Авылда аңа нык рәхәт иде. Үскәнче… Аннары авылдагы тавыкларны тота башлагач, бәйләп куйдык. Җизнигә кунакка баргач. тавыгын бер генә капты.

Мин гастрольдән кайтканны көтеп тора иде.

Нәрсәдән үлгәнен беркем дә белми. Өч көн ашамаган, әллә эссе булган, әллә талпан, әллә сагынуыннан. Җанашның нык якын җанга әйләнгәнен әле генә аңладым», — дигән Ришат.

Инстачылар җырчының кайгысын уртаклаша.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100