Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның Алияне кочаклаганын видеога төшергәннәр

Инстачылар Гүзәл Уразова куйган видеоны «сүтеп җыйган».

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның Алияне кочаклаганын видеога төшергәннәр
«Татар-информ» архивы

Уфада Әнвәр Нургалиевның хатыны Иринаның туган көнен билгеләп үттеләр. Инстачылар Гүзәл Уразованың бәйрәмнән куйган видеосын җентекләп караган.

Видеода Ришат Төхвәтуллинның үз төркемендәге җырчы Алия Карачуринаны кочаклап торуы, ә җырчы кызның аның кулыннан тотып торуы күренә. Инстачылар бу хәлне күреп, чын күңелдән куанган: «Ура! Ришат Төхвәтуллин Алияне кочаклаган», - дип комментарий калдырган берсе.

Инстачылар Ирина ханымның күлмәген ошатып бетермәгән, яшенә һәм буй-сынына туры килми дигән фикерләрен калдырганнар. Әлбәттә, бу комментарийлар белән килешмәүчеләр дә җавап язган.

Гүзәл Уразовага да эләккән. «Уфада чәчтарашханә юкмы әллә? Прическагыз уңышсыз булган», - дигән комментарий калдырганнар.

Видеода Гүзәл Уразова янында утырган алты бала анасы белән дә таныштыра. Инстачылар ул ханымның тырнакларын «җирәнгеч» дип язган.

Туган көнгә килгән кунакларның барысы да видеога төшерә. Хәттә хатыны сөйләгәнне тыңлыйсы урынга Әнвәр дә төшерә. Ник халык шул хәтле телефонга ябышкан соң? Фотога, видеога төшерүче бар бит инде», — дип чыннан да бик матур булмаган күренешкә басым ясаган тамашачыларның берсе.

Әлбәттә, Әнвәр һәм Ирина мәхәббәтенә сокланучылар, Иринаның чын күңелдән сөйләвенә, Әнвәрнең хәләл җефете өчен шундый матур бәйрәм оештыруына сокланучылар да үз комментарийларын калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100