news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинга тыелган сорауны биргәннәр

Ришат Төхвәтуллинга тыелган сорауны биргәннәр

news_top
Ришат Төхвәтуллинга тыелган сорауны биргәннәр
Ришат Төхвәтуллин интервью алдыннан өйләнү турында сорауны бирмәүне сорый икән. Әмма "Мәйдан" каналы журналисты бу тыюны тыңламаган. "Өйләнү турында сорамагыз, ялкытты, дип башта ук әйтеп куйсам да, бу сораудан башка гына әңгәмә була алмый ахырысы."Өйләнсәң популярлыгыңны югалтырмын дип курыкмыйсыңмы?" - диләр. Куркырлык урын бармени?" - дип яза ул. 

Ришат Төхвәтуллин өйләнүгә карап популярлык югалмаячак дип уйласа да, тамашачылары арасында башкача фикер йөртүчеләр дә бар.  

"Урынлы сорау түгел чынлап та. Ошамый миңа андый сорау". 
"Кышын җәй өйләнәм дигән идегез бит". 
"Алып баручы биргән сорау бик мәгънәле. Мин яраткан җер бырчы өйләнгәннән соң башка кешегә әйләнде. Мин аның иҗаты белән хәзер кызыксынмыйм". 
"Өйләнде дип журналларда бастырып чыгачаклар бит. Популярлык үсәчәк кенә әле". 
"Ришат, бирешмә, гел шул балык башы". 
"Үзең дә еш кына шуңа басым ясыйсың бит син, Ришат".
"Өйләнгәч тавыш бетәмени?"
"Утызга чаклы гына түземсезлек белән хәбәр көтә идек өйләнүе турында, хәзер кызыгы бетәчәк дип уйлыйм".


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар