Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинга сәхнәдә биемәскә киңәш итәләр?

“Биемә, килешми сиңа. Җырла гына!”, дип язалар җырчының иҗатын сөючеләр.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинга сәхнәдә биемәскә киңәш итәләр?

"Дөресен әйткәндә, мин биергә яратмыйм. Ләкин минем төркемемдә иң яхшы хореограф эшли. Быел ул игътибарын биючеләргә генә түгел, миңа да юнәлтте. Өйрәнмәү гөнаһ булыр!" – дип язган җырчы инстаграмында.

“Биемә, килешми сиңа. Җырла гына!” – дигән Алинә.

“Тавышы белән кызыксындыра алмаган артистлар биесеннәр, ә сез җырлагыз гына. Халык сезнең моңлы, уникаль тавышыгызны тыңларга дип килә. Биюегез җырлау дәрәҗәсендә үк түгел, шуңа күрә биемәвегез яхшырак. Уңышлар сезгә!” – дигән Айгөл Миңнурова.

"Җырлаганда биергә мәҗбүриме соң ул? Сикерә-сикерә җырлаганны мин аңламыйм. Үпкәләтәсем килми, бу минем фикерем", – дип яза Миләүшә.

“Килешәм. Биеп җырлауны, минемчә, җырлый белмәүчеләр уйлап тапкандыр ул, тавыш юклыгын компенсацияләр өчен. Сәхнә тулы халык сикереп йөргәч, жырлый белмәве артык күзгә ташланмый! Ә Ришат биемәсә дә, тавышы белән бөтен халыкны авызына карата”, – ди Гүзәл.

"Замансы шундый, биемичә булмый инде, чамасын гына белергә кирәк", – ди Вәлидә.

"Сезне биемәгәндә дә яратабыз, биегәч, бигрәк тә матур чыга. Тик бик мавыкмагыз. Җырлавы матур", – дип яза Фәһимә Гыйльманова.

"Аюны да биетәләр. Гәүдәң килеп тора. Ритмны тойган кешегә кыенлык тудырмас. Яшең дә узмаган. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Авыл мәктәпләрендә өйрәтмиләр шул моңа, чөнки специалистлар юк. Музыка белеме турында әйтмим дә инде. Кемнең сәгате җитми, шул укытып йөри. Түгәрәкләрне дә бетерделәр, янәсе, акча юк. Хәзер инде телне бетерү өстендә эшлиләр", – ди Гөлфизә Кәлимуллина.

Ике Наилә Ришатның мускулларын тикшерә.

"Биегәндә, мускулларыгызның киеренкелеге сизелә. Бераз салмаграк булыгыз. Берникадәр вакыттан соң үзегезгә дә ошап китәр әле", – ди берсе.

"Ул бит әле спортсмен да, шуңа биюе киеренке күренә. Бу – аның мускуллары", – ди икенчесе.

“Бие, Ришат, бие, биюче бии бии остара! Җырлый белмәгән кеше сәхнәгә чыгып жырлый бит әле, җырлый белмим дип тормый. Шуның кебек бии белмим дип торма, бие, давай!” – дигән Назгөл.

“Былтыр "Егет моңы" тапшыруын карагач, “Эх! Биеп тә җибәрсә, бик килешер иде”, дип кайткан идем, Ришат энем! Молодец!!! Шаккаттырдың! Биегән кеше бай була!” – дип җырчыны юаткан Розалия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100