Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинга Оренбург кызы мәхәббәт аңлаткан. Ә Ришат ничек җавап биргән?

Туган көнендә Ришат Төхвәтуллинга бер фанатыннан мәхәббәт хаты килеп төшкән.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинга Оренбург кызы мәхәббәт аңлаткан. Ә Ришат ничек җавап биргән?
Абдул Фархан

Бүген Татарстанның атказанган артисты, эстраданың иң популяр артистларының берсе Ришат Төхвәтуллинның туган көне. Гомер бәйрәме көнне Ришат Төхвәтуллинга бер кыздан мәхәббәт тулы озын хат килеп төшкән. Оренбургта яшәүче Аэлитаның баллы күчтәнәче белән хат текстын җырчы инстаграм сторисларына да куйган. 

Әлеге кыз Ришат Төхвәтуллинның концертына әнисе чакырганга гына, бер дә барасы килмичә барган. «Ләкин концерттан мин искиткеч хис-кичерешләр белән чыктым. Минем сүзем юк иде. Шушы көннән башлап, бер генә сторисны да, бер генә концертыгызны да калдырганым юк. 

Күптән кешеләрдән күңелем кайтты. Сезнең кебек кешеләр бу дөньяда юктыр дип уйлаган идем. Әмма бар икән. Сез искиткеч талантлы артист кына түгел, яхшы кеше дә әле. Моны аңлау кыен түгел. Сез бик яхшы ул. Әти-әниегезгә булган мөнәсәбәтегез, мәхәббәтегез сокландыра. 

Бәхеткәме, кызганычкамы, белмим. Әмма сез минем йөрәгемне яуладыгыз. Шул көнне концертта мин сезгә гашыйк булдым. Сезгә бәйләнә дип уйламагыз, мин алай тәрбияләнмәгән. Ләкин бу дөньяда сезне үлеп яратучы, сезнең турыда көне-төне уйлаучы, сезгә бары тик бәхет һәм яхшылык кына теләүче кыз барлыгын белүегезне телим. 

Сезнең белән якыннан танышырга, аралашырга бик теләр идем. Ләкин моның мөмкин түгел икәнлеген беләм. сезне читтән торып яратырга гына кала», — дип мәхәббәтен аңлаткан Ришатка Аэлита.

Алдагы сторисларында Ришат Төхвәтуллин үзен җырчы Алия Карачурина котлаганга репост ясаган. Әйтергә кирәк, әлеге видеода Алия иҗатташ дустын котлаганга бер дә охшамаган. Анда Ришатның ихлас хисләрен, елмайганын, Алия белән кочаклашып төшкән фотоларын күрәбез. Видеоның чын күңелдән, хөрмәт (бәлки ярату) белән әзерләнгәне сизелеп тора. «Бәхетле һәм сәламәт бул. Синең тырышлыгың минем өчен үрнәк. Бернигә карамый алга атла һәм барлык хыялларың чынга ашсын. Син моңа лаек", — дип язып куйган Алия. Видеокадрларда Алия белән Ришатның "Сөю гөле" дигән дуэт җыры да яңгырый.

Ничек уйлыйсыз, бу сторисларның бер-бер артлы килүе очраклылыкмы? Бәлки бу видео Аэлитаның мәхәббәт хатына җаваптыр?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100