Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинга «Күңел» радиосы журналистлары «ярамаган» сорау биргән

Җырчы аларга Зифа Нагаевадан үрнәк алырга тәкъдим итә.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинга «Күңел» радиосы журналистлары «ярамаган» сорау биргән
«Татар-информ» архивы

«Күңел» радиосында эфирдан соң Ришат Төхвәтуллинның кәефе төшкән. Аның бу турыда яздырган видеосы «Зур Баян» сәхифәсендә чыкты.

«Бу радиога соңгы тапкыр килүемдер. Шундый сораулар бирәләр, нәрсә дип җавап бирергә белмәссең. Миннән нинди җавап көттеләр микән? Журналистлар сорауларын уйлап бирергә тиештер бит инде. Әнә Зифа ападан үрнәк алыгыз, аның кебек алып баручы булырга кирәк», — дип сөйли җырчы.

«Журналистларның креатив буласы киләдер. Ә нәтиҗәдә наданлыкларын күрсәтәләр. Әхлак дигән сүз белән таныш түгелдер алар»;

«Ришат, күңелегезне төшермәгез. Бик дөрес әйтәсез, эчке дөньягызга тидермәгез»;

«Андый радиога бармагыз»;

«Ул алып баручылар профессионал түгел. Урамнан кергән кеше кебек теләсә нинди сорау биреп утыралар. Кайчагында алар өчен оят булып куя. Үзләренең белемсез икәнлекләрен күрсәтәләр. Бу беренче тапкыр гына түгел инде»;

«Ул радионы тыңламыйлар да, мәгънәсезләр», — дип хуплаган инстачылар җырчыны.

Ришат Төхвәтуллинның тамашачыларының аңа нинди сорау бирүләрен дә беләсе килгән. Тапшыруны караучылар «өйләнү, туйны зурлап үткәрү-үткәрмәү, туйга кемнәрне чакыру кебек» сораулар бирделәр, дип җавап язганнар.

«Бөтен кешедән гаеп табып, үзен әллә кемгә куеп йөрүчегә әверелдең. Азрак гадиерәк бул, бик сырлы, көнче, саран кешегә охшагансың», — дип үз фикерен белдерүче дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100