Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинга инстачы: «Китап язарлык ниләр эшләдең соң син?»

Җырчы үзенең тормыш юлы турындагы китапның концертларында сатылачагын язган.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинга инстачы: «Китап язарлык ниләр эшләдең соң син?»
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллинның тормышы һәм иҗаты турында китап тиздән сатуга чыгачак. Бу хакта җырчының инстаграмдагы фан клубы хәбәр итә. Видеода Ришат китабын кулына тотып утыра. «Китабым үз балам кебек шулкадәр кадерле дуслар. Анда минем балачактан бүгенге көнгә кадәр үзем турында мәгълүмат тупланган», — ди җырчы.

Китапны Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы Динара Рәхимова язган. Ул «Мой путь. Биография Ришата Тухватуллина» дип атала.

«Китапны бик укыйсы килә, каян алырга?», Үз балам кебек дигәч, йөрәккә үтеп керде сүзләрең. Урайлыларга да өлеш булыр дип өметләнәбез», «Почта белән җибәрмисезме?», — дип кызыксынган инстачылар. Ришат аларга китапның концертларында сатылачагын әйтә.

«Китап язарлык ниләр эшләдең соң син?» — дип комментарий калдыручы да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100