Ришат Төхвәтуллин «зәңгәрләр» турындагы сорауга җавап биргән
Җырчы виртуаль дусларыннан килгән сорауларга җавап биргән.
«Безнең уртак танышыбыз сине зәңгәр дип әйтте. Дөрес түгелдер дип өметләнәм», — дип язган инстачы Ришат Төхвәтуллинга.
«Гейларны яратмыйм. Алар турында кинолар да карый алмыйм. Мин кызларны яратам. Малайларны беркайчан да яратмадым», — дип җавап бирде җырчы бу сорауга.
«Уф, ничек шундый уйлар килә кешеләрнең башына?! Сез бик сабыр кеше, hәр сорауга да тыныч кына жавап бирәсез», — дип сокланган берәү җырчыга.