news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин Зөфәр Хәйретдиновка: «Син миңа 17 ел бурычлы»

Казанда композитор Зөфәр Хәйретдиновның пандемия сәбәпле күчерелгән юбилей концерты булды.

news_top
Ришат Төхвәтуллин Зөфәр Хәйретдиновка: «Син миңа 17 ел бурычлы»
Салават Камалетдинов

Зөфәр Хәйретдиновның концерты программасына Ришат Төхвәтуллин кертелмәгән. Әмма ул юбилярны котларга килгән, сәхнәгә менеп, волейбол тубы бүләк итте.

«Рәхмәт! Волейболга начар йөрисең, гел гастрольдә син», — диде Зөфәр Хәйретдинов.

Ришат Төхвәтуллин белән юбилярның яшь аермасы шактый булса да, ул композиторга дусларча «син» дип мөрәҗәгать итте, әмма «сез» дип тә әйтеп куйды.

«Шундый җырларны язар өчен кем булырга кирәк? Мин сиңа рәхмәт әйтергә килдем. Синең дүрт җырыңны җырлыйм. Айдар абыйның (Галимов) сүзләреннән соң уйланып калдым. Син миңа бурычлы икән әле. Сез аңа 21 ел җыр иҗат иткәнсез. Мин 17 елга сездән җырлар көтеп калам. Рәхмәт сиңа җырларың өчен, халык бик ярата. Шундый җырлар минем репертуарда булса, мин бик бәхетле булыр идем», — диде Ришат Төхвәтулин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар