Ришат Төхвәтуллин җырлауны азан әйтүгә тиңли?
Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдәге укучыларына кызыклы сорау биргән.
"Җыр җырлауны азан әйтүгә тиңләр идем. Азан - Ходай белән элемтә, ә җырларым - сезнең күңел белән элемтәгә керү ул. Сез ничек уйлыйсыз?" - дип сораган Ришат.
"Моң тулы җырлар азан шикелле кеше күңеленең иң серле почмакларына кереп чәчәк аттыралар".
"Сез азан әйтсәгез, бөтенее мәчеткә тартылыр иде", - дип язган кайберәүләр.
Ә кемнәрдер, килешмичә, "Ничек инде азанны җыр белән, шайтан кубызы белән тиңләргә була, әстәъфирулла", - дигән.