Ришат Төхвәтуллин: "Җырларымны тартып алсалар да, тамашачымны тартып ала алмадылар"
Ришат Төхвәтуллин 30 яшьлек юбилеена багышланган концертта иҗатының башлангыч чорында булган авырлыклар турында сөйләде.
"Утыз яшь - мөһим дата да түгел. Ул юлның башы гына. Менә шушы юлны башлап җибәрү җиңел булмады. Җырларымны тартып алсалар да, тамашачыларымны тартып ала алмадылар. Күп нәрсәне яңадан башларга туры килде. Ул сынаулар мине чыныктырды гына һәм күп нәрсәгә күзне ачты.
Менә шушы авыр минутларда тамашачылар терәк булды. Минем аралашу ул, әлбәттә, җырлар аша. Авыр минутларда минем җырларым сезгә терәк булса, мин бик бәхетле булыр идем", - дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин.
- Ришат Төхвәтуллинның беренче продюсеры Рифат Фәттахов иде. Соңрак аларның юллары аерылды. Җырчыны иң таныткан җыр - "Тыңлачы, сандугач" җырының текстына (Илдар Юзеев шигыре) хокук Рифат Фәттаховта калу сәбәпле, Ришат Төхвәтуллин бу җырны башкара алмый башлады. Җырчы белән продюсер арасында суд процесслары да булды. Хәзер Ришат Төхвәтуллин "Тыңлачы, сандугач"ның сүзләрен үзгәртеп җырлый.
30 яшьлегенә багышланган юбилей концертлары алдыннан Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттаховның дуслашачагына ишарәләр барлыкка килде. Матбугат конференциясендә Ришат Төхвәтуллин Рифат Фәттаховны концертына чакырачагын әйткән иде. Рифат Фәттахов инстаграмдагы аккаунтына Ришат Төхвәтуллин белән төшкән фотосын урнаштырды.
Ришат Төхвәтуллин Рифат Фәттаховны чакырганмы-юкмы әлегә билгеле түгел. Әмма, концертта Рифат Фәттахов юк иде, һәрхәлдә, Ришат Төхвәтуллин аның хакында читләтеп әйткән шушы сүзләрдән башка әйбер әйтмәде.
Ул авыр минутларда үзенә иң ярдәм иткән җыр дип Марат Кәбиров шигыренә Ризван Хәкимов язган "Агымсулар" җыры икәнен әйтте.