Ришат Төхвәтуллин яңа җыр тәкъдим итте
«Талларым» җырына клипта сурәтләр еш алмашынуын ошатмаучы да бар.
Җрычы Ришат Төхвәтуллин «Талларым» дип аталган яңа җырын тәкъдим итте. Бу турыда инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.
«Дуслар, лайклар куегыз, комментарийлар калдырыгыз», дип яза җырчы.
Җырның көен Гүзәлия, сүзләрен Рауза Хафизова язган.
3 сәгать эчендә 200 дән артык комментарий язганнар. Күпчелек җырны «шәп», дип бәяли. «Иң матур җыр, Ришат абый», «искиткеч» дип язалар.
Гел алмашып тора торган ракурсларны ошатмаучы да бар.