Ришат Төхвәтуллин туган авылындагы бәйрәменә керүне түләүле иткән
Быел бәйрәмгә Филүс Каһиров та килер дп көтелә.
Туган ягы Башкортстанның Туймазы районындагы Карамалы-Гобәй авылында Ришат Төхвәтуллин "Җәйге очрашулар" бәйрәме уздыра. 28 июльдә бәйрәмгә килүчеләр өчен 200 сум күләмендә керү хакы да каралган, дип хәбәр итә "Кызыл таң" газетасы.
Инде җиде ел дәвамында җәй айларында оештырыла торган бәйрәмдә аның иҗатташ дуслары да катнашачак. Быел Филүс Каһировның да булуы көтелә, диелгән әлеге хәбәрдә.
Былтыр бәйрәмгә килгән 5 меңгә якын кешедән җыелган акчага сырхау балага ярдәм иткәннәр, авылдагы балалар бакчасына, мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәткәннәр.