Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин "Татар җыры"нда катнашачак?!

Ришат Төхвәтуллин беренче тапкыр "Татар җыры" фестивалендә катнашырга җыена.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин "Татар җыры"нда катнашачак?!
Татар эстрадасының популяр җырчысы Ришат Төхвәтуллинның моңа кадәр бер тапкыр да "Татар җыры" фестивалендә катнашканы булмады. Быел исә Ришат номинантлар исемлегендә бар. Ул "Үзенчәлекле моң" номинациясендә көч сынашачак. Бу хакта Интертатка "Барс Медиа"да хәбәр иттеләр. Иртәгә Ришат Төхвәтуллин "Татар җыры"на багышланган матбугат очрашуына килер дип көтелә.

Билгеле булганча, Ришат "Барс Медиа" оештырган концертларда, гомумән, катнашмады. Узган елгы "Татар җыры" фестивалендә дә, аңа кадәр дә тамашачы җиңүгә лаек булучылар арасында Ришат Төхвәтуллинны да күрергә теләвен җиткергән иде. 

Исегезгә төшерәбез, "Татар җыры" 16 декабрьдә "Пирамида" концертлар залында узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100