Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

 Ришат Төхвәтуллин сәләтле балалар өчен музыкаль продюсерлык үзәге ачкан

Җырчыда әлеге идея «Сәйлән» телевизион балалар проектында жюри буларак катнашканнан соң туган. 

news_top_970_100
 Ришат Төхвәтуллин сәләтле балалар өчен  музыкаль продюсерлык үзәге ачкан

«Сәйлән» телевизион балалар проектында жюри буларак чакырулы идем. Халкыбызның талантларга бай булуына тагын бер кат инандым. Конкурстан соң, балалар белән аралашкач, мин аларның төп проблемаларын ачыкладым: бу — музыкаль яктан бизәлеш, үз яшенә туры килмәгән репертуар сайлау һәм, әлбәттә, тавыш кую, вокал техникасы белән бәйле кыенлыклар.

Һәм шунда чын мәгънәсендә сәләтле балаларга яңа дәрәҗәләргә күтәрелергә ярдәм итәрдәй музыкаль продюсерлык үзәген (лейбл) ачу идеясе туды», — дип язган Ришат үзенең инстаграм сәхифәсенә.

Җырчы инстабитендә булачак үзәкнең аккаунтын да билгеләгән. 

"Гади гаиләдән чыккан, талантлы, моңлы балаларны син күреп алып үстерсәң генә инде, Ришат. Балаларның да, синең дә хыялларыгыз чынга ашсын»;

«Башлаган эшегез нәтиҗәле булсын», — дип язганнар җырчының инстадуслары һәм Ришатка уңышлар теләгәннәр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100