Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин әнисе һәм сеңлесе катнашындагы елата торган клип төшергән

Клипта төп рольне җырчының сеңлесе Айгөл Төхвәтуллина уйный.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин әнисе һәм сеңлесе катнашындагы елата торган клип төшергән
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллин әнисенә багышланган «Әни» җырына клип төшергән. Аның сүзләрен һәм көен Зифа Нагаева иҗат иткән. Клипта төп рольне җырчының сеңлесе Айгөл Төхвәтуллина уйный, әниләрен дә күрәбез.

Пост астында бихисап күп комментарийлар калдырганнар.

«Күптән көткән идем Ришаттан әниләр турында җыр. Беренче минуттан елатты клип. Шундый якты, рәхәт, үзебезчә авылча, бик матур килеп чыккан. Күз яшьләре дә җиңел, рәхәт күз яшьләре ул! Әнине сагынып, шул ук вакытта тиздән кайтып күрәм дип куанып чыккан күз яшьләре»;

«Искиткеч җылы, ихлас клип! Елата, күңелне айкый, уйландыра… Әни җылысын беркем алыштыра алмый»;

«Караган саен карыйсы килә»;

«Әниең исән чакта аңа багышлап мәдхия җырладың. Аллаһы Тәгалә үзеңне зурласын»;

«Тагын елаттыгыз инде. Ничә көн буе карап бетерә алмыйм. Шундый яктылык, ягымлылык, нинди бар — шундый клип. Бу клип иң матуры, иң якыны булды. Балачакка, әни янына әйләнеп кайттым»;

«Бу сезнең иң яхшы клипларыгызның берсе булачак»;

«Кино караган кебек карадым. Рәхмәт, елаттың, уйлаттың. Мин инде өлкән кеше. Әнием күптән гүр иясе. Гомерем бу әниемнең кул җылысын тоеп яшим. Әниеңә багышланган бу җырыңда барлык әниләргә карата олылау, хөрмәт яңгырады», — дип язалар.

Клипны төшергән видеооператорны да мактаганнар. «Видеографның татар икәнлеге күренеп тора. Җырның мәгънәсен аңлап, ана белән бала арасындагы җылылыкны җиткерә алган», — дигәннәр.

Ришат Төхвәтуллинның дусты Сөмбел Вәлиәхмәтова да клипны үз сәхифәсенә күчереп куеп, матур сүзләр язган. «Ришатның иҗатын мин әнә шундый үтемле булганы өчен яратам. Чын тормыш кыйммәтләрен саклаганы, бәгырьдәгесен, үзәктәгесен сатмаганы өчен».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100