Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин Минтимер Шәймиев турында җыр яздырган

Җырның сүзләрен һәм көен Зифа Нагаева иҗат иткән.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин Минтимер Шәймиев турында җыр яздырган
Абдул Фархан

Ришат Төхвәтуллин Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрипович Шәймиев турында җыр яздырган.

«Әйткән фикере, кылган гамәлләре, зирәклеге, тормыш принциплары белән үрнәк була алырдай кешеләр сирәк туа. Аларга карап горурланасың, үз-үзеңне тәрбиялисең, лаеклы шәхес булырга омтыласың. Шундый кешеләрнең берсе, минем өчен генә түгел, сезнең өчен дә шулайдыр дип уйлыйм Минтимер Шәрипович Шәймиев.

Минтимер Шәрипович кебек милләт өчен, республика өчен җан атып яшәүче, акыллы, зирәк, төпле фикерле, ышанычлы сәясәтчеләр яңа буын яшьләр арасыннан да үссен иде.

Җырның авторы Зифа Нагаевада бу теләкләргә кушыла», — дип язган Ришат.

Ришат җырны беренче тапкыр Казан концертында башкарган. Җырчы белән бергә Минтимер Шәриповичны халык та басып тәбрикләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100