Ришат Төхвәтуллин кызлар турында бер карарга килгән
Җырчы Ришат Төхвәтуллин үзенә нинди кызлар ошаганын язган.
"Кызлар турында бер карарга күптән килдем инде. Миңа һичшиксез тыйнак һәм тәрбияле кызлар ошый. Аларга ошар өчен, тырыш һәм үҗәт булу гына җитә микән соң? Аларга ошар өчен нинди сыйфатлар кирәк икән? Төгәл белмим... Сезнең җавапларны һәм киңәшләрегезне көтеп калам..." - дип язган Ришат.
"Никах көнең җитсә, сизми дә калырсың", - дип яза аңа инстадашлары.