Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин "Ел буйдагы" буларак бөтен илгә танылган

Women Day хатын-кызлар журналы җырчы Ришат Төхвәтуллинга “Ел буйдагы” номинациясен тапшырган. 2017-нче елда популяр басма үзенең 10-еллык юбилеен билгеләде. Шул уңайдан, журнал "WDay-сайлавы" дигән бәйге игълан итте. 5 номинацияле конкурсның этаплары илнең зур шәһәрләрендә үткән. Халык биргән тавыш исәбе буенча Ришат Төхвәтуллин федераль турга узып, номинацияне яулауга ирешкән.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин "Ел буйдагы" буларак бөтен илгә танылган


- Ришат, әлеге номинацияне алу турында ишеткәч, нинди хисләр кичердегез? Башка нинди уйлар килде? Шатландыгызмы әллә... ?

- Бер яклап кызык булып китте. Елмаеп куйдым. Әмма шул ук вакытта бераз моңсуландым да, дип әйтер идем.

- Сезнеңчә, буйдак тормышның уңай һәм кире яклары нидә?

 - Буйдак булуның уңай яклары бәлки бардыр да, әмма, минемчә, кире яклары күбрәк. Гаилә бәхетен тойган кешенең тормышы бөтенләй үзгәрә, миңа калса. Буйдак тормышның бер бик зур уңайсызлыгын әйтә алам. Якын дуслар инде барысы да гаиләле диярлек, шуңа күрә алар белән элеккечә тыгыз аралашу мөмкинлеге кими төшә. Нинди дә булса чикләр барлыкка килә. Дуслык үзенең көчен югалтмый, әлбәттә. Ә шулай да мөнәсәбәтләр бераз үзгәрә.

- "Ел буйдагы" номинациясен сезнең ижатыгызны соючеләр ничек кабул итте? Нинди фикерләр ишеттегез?

 - Төрле фикерләр яңгырады. Кемдер котлый. Күпчелеге миңа тизрәк сөйгән ярымны табып, гаилә коруымны тели.

- Ришат Төхәтуллинның булачак тормыш иптәше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?

- Иңгә-иң атлап, тормыш сынауларын бергә җиңеп, шатлыкларга бергә куаныр өчен мин әниемә ошаган кызны сайлар идем. Минем өчен иң мөһим сыйфатлар ул, балачактан әниемдә күреп үскән - гадилек, әдәплелек, итәгатьлелек һәм нечкә юмор хисе.

- Киләчәктә Ришат нинди номинациягә чиксез шатланыр иде?

 - Берсүзсез – "Ел гаиләсе" номинациясенә!

Әлеге вакытта Ришат Төхвәтуллин чираттагы гастрольлләргә әзерләнү белән мәшгуль. Җырчы әйтүенчә, иҗат итүенең төп максаты - татар җырларын бөтен дөньяга таныту.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100