Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин беренче тапкыр Фирдүс Тямаевка кунакка килгән

Җырчылар күршеләр икән.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин беренче тапкыр Фирдүс Тямаевка кунакка килгән
https://www.instagram.com/firdustyamaev_official/

Фирдүс Тямаев Ришат Төхвәтуллин белән видео төшереп, инстачелтәргә урнаштырган. Фирдүс Ришат белән күршеләр булуын, шуңа да карамастан, аның үзенә беренче тапкыр кунакка керүен сөйли. «Ярый әле безнең Ришат спорт белән шөгыльләнә. Йөгереп җиргән җиреннән эләктереп алдым», — ди ул.

«Мин беренче тапкыр Фирдүснең йортында. Хәерлегә булсын. Балаларыңны шушында матур итеп үстерергә язсын. Юллардан исән-имин гел шушы йортыңа әйләнеп кайт», — дип матур теләкләрен җиткерә Ришат йорт хуҗасына.

«Ә сиңа Ришат, йөгереп йөргәндә каршыңа берәр матур, акыллы кыз очрап, өйләнергә язсын», — дип җавап язганнар Ришатка.

Өйләнү темасына башка комментарийлар да бар. «Ришат бер елдан артык Алия Карачурина белән никахлы», — дип яза бер ханым. «Сез каян беләсез? Никах ашына чакырган идеме сезне, апа?» — дип сораганнар ул инстачыдан. «Сез Ришатның иҗаты белән кызыксынып барсагыз, белергә тиешсез. Безнең авыллар бер-берсеннән ерак түгел», — дип җавап кайтарган ул апа.

«Башлыгын нигә кискән Ришат?» — дип тә кызыксынганнар. «Кисмәгән, баш тирләмәсен өчен махсус, спорт белән шөгыльләнгәндә кия торган башлык бит бу», — дип җавап язган икенче инстачы.

«Фирдүс энем, бу өең Казандамы, Нурлаттамы? Казанда булса, мин дә кунакка килер идем», — дип язган тагын бер инстачы.

«Иң текә егетләр болар. Алга, татарлар. Гел шулай бердәм булыгыз», — дип язып рухландырганнар җырчыларны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100