Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин Айнур Фатихов турында: «Без бөек музыкантны югалттык»

Телефонны ачып карарга курка башладым инде, нинди ел булды соң бу, дип язалар социаль челтәрләрдә.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин Айнур Фатихов турында: «Без бөек музыкантны югалттык»
Ришат Төхвәтуллинның Инстаграм аккаунтыннан

Танылган баянчы Айнур Фатыйхов вафат булды. Аңа 37 яшь иде. Аның сулыш юллары авыруы белән хастаханәдә дәвалануы билгеле. Айнур Фатыйхов татар һәм башкорт эстрадасының күренекле музыканты, күренекле виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйховның улы.

«Айнур, син иң яхшысы идең һәм иң яхшы булып каласың.

Син мине күп әйбергә өйрәттең, сине без юксыначакбыз.

Син әйбәт, энергияле, шат, талант, безнең юлбарысыбыз, без бөек музыкантны югалттык. Безнең төркемебез сине ярата, Айнурның якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — дип язган Ришат Төхвәтуллин.

«Гениальный музыкант, әйбәт кеше ине. Ауыр тупрағы еңел булһын», — дип язган Радик Юльякшин — Элвин Грей.

«Авыр туфрагы җиңел булсын. Аңлап булмый дөньяны», — дип яза Алинә Сафиуллина.3

«Җәннәт бакчаларында нурлансын», — дип язган Ленар Сәйфиев.

Кайгы уртаклашып язучылар бик күп:

«Телефонны ачып карарга курка башладым инде, нинди ел булды соң бу. Шундый талантлар китә… Урының җәннәттә булсын, Айнур».

«Ышанасы килми. Өченче кон генә йөгереп йөри иде. Әти-әниеңә түземлек бир, Ходаем».

«Бик авыр! Виртуозлар.....Легендалар китә. Урыны оҗмахта булсын».

«Әстәгафирулла, ни булды соң? Бер көнне генә бит җырлашып утыра идегез…»

«Кичә генә телефоннан сөйләштек, ник каты йөткерә иде…»

«Нурлы ине, Айнур сәхнәгә сыҡһа, барлыҡ зал нурға күмелә ине. Иманын юлдаш итһен!»

«Лилия белән Халиткә Ходай ярдәмен бирсен!»

«Сәхнәне ут итүче Талант! Онытылмас Айнур… Бездән тормый шуууул, бик-бик яшәргә тиеш иде дә бит. Әти-Әнисе, туганнарың, дусларының, иҗатташларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урының Оҗмахта булсын, Талантлы Айнурыбыз…»

«Нинди авыр ел булды бу, күпме югалтулар!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100