Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Артык тәнкыйть иҗади омтылышны баса, үз-үзеңә ышаныч кими…»

Ришатка фанат дуслары, тәнкыйть сүзләренә игътибар итмичә, алга барырга кушканнар, киңәшләр калдырганнар.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин: «Артык тәнкыйть иҗади омтылышны баса, үз-үзеңә ышаныч кими…»
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллин инстаграм челтәрендәге фотосы астына: «Артык тәнкыйть иҗади омтылышны баса, үз-үзеңә ышаныч кими… Гел мактап торсалар да рәхәт түгел… Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиештер, күрәсең», — дип язып куйган.

Аңа җавап итеп, фанат дуслары, тәнкыйть сүзләренә игътибар итмичә, алга барырга кушканнар, киңәшләр калдырганнар. Ришатның концертларына «бомба» дип бәя биргәннәр.

«Артык мактау да кешене боза, ләкин кайчак аның файдасы чиксез күп. Мактау эшкә дәрт бирә, җиң сызганып эшләү өчен тагын да күбрәк җаваплылык таләп итә. Шулай булгач, дустым, әйдә мактасыннар, тәнкыйтьли бирсеннәр. Бу халәт сине борчымасын. Уңышлар гына алып килсен. Бөек шагыйребез әйтмешли: «Әйдә, халыкка хезмәткә!» — дип язганнар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Артык тәнкыйть иҗади омтылышны баса, үз- үзеңә ышаныч кими... гел мактап торсалар рәхәт түгел.. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиештер, күрәсең.._____________________________ Излишняя критика подавляет и вызывает неуверенность в себе, если постоянно хвалят тоже некомфортно. Видимо все нужно в меру!_______________________________ Excessive criticism suppresses and causes self-doubt, if constantly praised is also uncomfortable. Apparently everything is necessary in moderation! #ришаттухватуллин #rtgroup

Публикация от Rishat Tukhvatullin ? (@rishat_thv)

«Иии, бәбекәчем, сандугачыбыз, син бит танылган кеше, шуңа тәнкыйть тә күп булыр инде. Я Ходаем… Мактау да күп булыр. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын берүк… Сабырлык, түземлек телә, җаныкаем. Син күп эшлисең… Ә күп эшләгән кешене бездә яратмыйлар. Далеко ходить не надо. Путин да бик күп эшли. Ә аңа ни генә язмыйлар, тәнкытьлиләр. Түзә ич, рәхмәт яусын, Президентыбыз», — дигән икенче инстачы апа.

«Ришат, яшь кенә булсаң да, төпле фикерлисең. «Барс-медиа» җәнҗалына да дөрес бәя бирдең. Эшләргә, эшләргә һәм тагын да югарырак максатлар куярга!» - дип канатландырганнар артистны.

Мактау белән тәнкыйть арасында алтын урталыкны табарга кушучылар да табылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100