Ришат Төхвәтуллин абый булды: җырчының сеңлесе Айгөл бәби тапкан
Кыз бала 20 декабрь көнне дөньяга килгән.
Ришат Төхвәтуллинның гаиләсендә сөнечле вакыйга. Җырчының сеңлесе Айгөл һәм аның тормыш иптәше Илгиз тәүге тапкыр әти-әни булган. Кыз бала 20 декабрь көнне дөньяга килгән. Бу хакта инстаграмда Ришатның фан төркеме хәбәр итә.
Җырчының инстадуслары Айгөл белән Илгизгә матур теләкләрен юллый. «Бик матурсыз. Сабый пар канатлы, акыллы, сау-сәламәт булып үссен», — ди алар. Инстачылар Ришатка да, озакка сузмыйча, тормыш корып җибәрергә, балалар үстерергә киңәш итә.