Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин 175 гимназиядә булган фаҗига турында клип төшергән

Клипны караучылар ютуб-каналда үз фикерләрен яза башлаган.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин 175 гимназиядә булган фаҗига турында клип төшергән
Видеодан скриншот

Ришат Төхвәтуллин 175 гимназиядә булган фаҗига турында клип төшергән. «Кая» җырына клипта төп рольләрне алып баручы, артист Алмаз Мостафин һәм аның кечкенә кызы уйнаган.

«Җирдәге тормышны, ахыр чиктә, иманыбыздан, үз адымнарыбыздан, үз көчебездән тыш бернәрсә дә коткара алмас. Үз-үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата тынычлык, мәхәббәт һәм хөрмәт белән яшәргә кирәк. Иң мөһиме — кеше булып калырга кирәк», — дип язганнар җыр турында Ришатның фан төркемендә.

Клипны караучылар да ютуб-каналда үз фикерләрен калдыра.

«Шәп уйланган. Әмма, миңа калса, клипың эчтәлеген тагын да тулыландырып булыр иде»;

«Моңсу клип. Ярый әле ахыры әйбәт тәмамлана»;

«Дөнья булгач, төрле хәлләр була шул. Йөрәк яралы, күз яшьләре тама да тама. Күз алларыңнан югалса кадерле кешең бернәрсә дә эшләп булмый. Йолдызым, бик матур җырладың»;

«Бик көчле клип. Минем яраткан җырым һәм яраткан гимназиям», — дип, комментарийлар язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100