news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхфәтуллин "кара пиар"га мөнәсәбәтен белдерде

Ришат Төхфәтуллин "кара пиар"га мөнәсәбәтен белдерде

news_top
Ришат Төхфәтуллин "кара пиар"га мөнәсәбәтен белдерде
Җырчы Ришат Төхвәтуллин инстаграмында кара пиар турында язган.

"Кара пиар турында... Мин моңа каршы! Мин авылда үскән бала һәм әти-әнинең "кеше нәрсә әйтер?", "йөземә кызыллык китермә", дигән сүзләре канга сеңгән. Миңа калса, бу дөрес - без бит җәмгыятьтә яшибез. Соңгы вакытта күп кенә танылган шәхесләребез, җырчылар, иҗат әһелләре халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен нинди генә адымга бармыйлар. Ә бит шуның белән халкыбызның гасырлар буена тупланган үгет-нәсыйхәт, әдәп-әхлак кайгыдәләре җимерелә бара. Без бай мәдәниятле, бай тарихлы, үз йөзен булдырган халык! Кемнедер кабатлау безгә нәрсәгә?" - дип язган Ришат. 

Аның инстадашлары җырчы белән фикердәш булуларын белдерә. Ришатны "дөрес әйтәсең, молодец" дип мактыйлар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар