Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Әхмәдуллин: «Моңсу клоун ролен уйныйм шикелле…»

КФУ студенткасы Илзирә Хәйруллина Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының танылган яшь артисты Ришат Әхмәдуллин белән сөйләште.

news_top_970_100
Ришат Әхмәдуллин: «Моңсу клоун ролен уйныйм шикелле…»
Фото: Рамил Гали

Ришат, Инстаграм бетәчәк дигән хәбәр таралгач, нинди хисләр туды?

Бу социаль челтәргә без шулкадәр күнеккәнбез. Безнең барлык тормышыбыз да телефонда. Бу — куркыныч күренеш. Инстаграмнан башка, гомумән, тормыш юк кебек. Мин моның өчен үземне бик сүгәм. Бетсә моның өчен кайгырырга кирәк түгел, чөнки аның башка җайланмасын табачаклар, минемчә. Без моңарчы да бик күңелле, рәхәт яшәгәнбез, башка чаралар аша аралашканбыз.

 Күптән түгел «Тамга» тапшыру премиясе узды. Һәм күп кенә татар блогерларына сыннар тапшырылды. Сезнең дә инста-блогер булып китәсегез килмиме?

Блогер булу бик авыр хезмәт, аны башкара белергә кирәк. Кайчандыр блогер булырга тырышып караган идем, ләкин ул миннән килеп чыкмады. Һәрбер хезмәт үзенә бик күп вакыт сарыф иткән кебек, блогер булу шулай ук аерым хезмәт. СММ — бик авыр эшчәнлек. Күбрәк иҗат белән кайнап яшәгәч, инстаграм ул минем өчен ниндидер бер платформа гына: «мин бар», «мин исән-сау». Шушы платформа ярдәмендә әни минем кайда йөргәнемне белә. Ә болай, блогерлыкка да талант кирәк.

Сез үзегезнең инстаграм битен бик яхшы гына алып барасыз. Төрледән-төрле матур фотолар белән сөендереп торасыз. Алар аша бәлки кызлар күңелен дә яулап аласыздыр.

Фотоларга килгәндә, баштарак минем өчен инстаграм тормыштагы вакыйгалар белән бүлешү иде. Соңрак, минем белән кызыксынучыларның күп булуын күргәч, икенче дәрәҗәгә күчәргә кирәклеген аңладым. Әмма бу профессиональ дәрәҗә дә түгел, чөнки мин постлар язмыйм, бары фотографияләр генә куям. Бу да файдалы, чөнки журналистлар, кирәк булганда, миннән сорап, шуннан фотоларымны алалар.

TikTok белән дусмы сез?

ТикТокта, гомумән, юк мин. Миндә шул инстаграм гына.

«Тискәре рольләр уйнарга яратам»

Ковид бетте дип уйлыйсызмы?

Юк, бетте дип уйламыйм, миңа калса, ул гел булачак. Бүгенге көндә без аның белән яшәргә өйрәнеп барабыз.

Студент елларын сагынасызмы?

Студент елларын сагынам, бигрәк тә театр училищесында укыган вакытларны, шушы вакыт аралыгы минем өчен студент еллары булып күңелемдә калды. Чөнки бу дүрт ел — синең яшь чагың, кайгысыз, башта бернинди дә акыллы фикерләр булмаган, бернәрсә дә уйламый торган, дөньяң түгәрәк һәм әти-әниең канаты астындагы вакыт. Ә югары уку йортында укыганда үземне студент кебек хис итмәдем.

Татарстанның атказанган артисты исемен алгач, җаваплылык хисе арттымы?

Миңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе турында «Ватаным Татарстан» газетасы җиткерде. Шул вакытта шатлыклы хисләр күңелемне биләп алды, ләкин җаваплылык артканын да аңладым. Элек тә эшне уйлап эшләсәм, бүгенге көндә тагын да уйлап эш итәргә кирәк. «Җиде кат үлчә, бер кат кис», дигәндәй.

Күңел төшенкелегенә еш биреләсезме, әгәр бирелсәгез, ничек җиңәсез?

Кызганыч, күңел төшенкелегенә еш биреләм, ләкин аннан тиз арада чыгарга тырышам. Мин үземне атаклы җырчыбыз Алла Пугачева җырындагы «Арлекино» кебек хис итәм, ягъни моңсу клоун ролен уйныйм шикелле. Гел елмаеп йөрү, кеше күңелен күрү, халыкка шатлык тарату — минем профессиямнең асылы. Ләкин мин дә кеше, мин дә боегам, арыйм, миңа да күз тия, миңа да ачуланалар, мин дә шундый ук кеше! Кеше гел шат та, гел моңсу да була алмый. Төрле эмоцияләр булу һәм аларны күрсәтү табигый, димәк, син тере.

«Кайда син?» сериалында Ришат ролен уйнадыгыз. Кайда уйнавы рәхәт: сәхнәдәме, кинодамы?

Кино һәм театр — ике дөнья. Аларны чагыштырып булмый: икесендә дә рәхәт, икесендә дә мин иҗат белән шөгыльләнәм һәм образ тудырам.

Һәр роль күп көч сорый, төрле образларга керү авырлык тудырамы?

Чыннан да, спектакль кую һәм образ тудыру — бик зур хезмәт. Спектакль өстендә күпме кеше эшли, ләкин тамашачы үзе яраткан артистларны карарга килә. Шушы сүзләрем аша актерларның җаваплылыгын күрсәтәсем килә. Эшнең авырлыгы рольдән тора, әгәр дә күңелеңә ятышлы, типажыңа туры килердәй роль булса, аны җиңелрәк башкарасың. Ә менә инде сиңа туры килмәгән образ булса, уйланырга, башны катырырга туры килә: нинди алымнар кулланырга, рольне ничек кызыклы итәргә. Әлбәттә, монда инде организм карыша башлый, ләкин авырлыкларны җиңеп, бер уңай юлын табасың. Һәр хезмәттә дә, һәр эштә дә авырлыклар туарга тиеш дип саныйм, чөнки каршылыклар белән без үзебезне сынап, зуррак дәрәҗәләргә ирешәбез.

Тискәре рольләрне уйнарга яратасызмы?

Бик яратам.

Ни өчен?

Чөнки аларны тудыруы кызыграк.

Сүзләрне ничек ятлыйсыз? Авырмы?

Бик гади, мәктәптә ятлаган шикелле. Бу — профессиональ күренеш. Актер мобиль булырга һәм сүзләрне тиз ятларга тиеш — бу безнең килешүдә дә язылган. Аллага шөкер, мин сүзләрне тиз истә калдырам.

Ятланган сүзләр онытылмыймы?

Ятланган сүзләр онытыла. Ковидтан соң бигрәк тә. Кайвакыт рольдә генә түгел, гадәти тормышта да сүзләр баштан чыгып китә. «Исәнмесез» сүзен дә әйтә алмаган чаклар бар, мин аны беләм, ләкин исемә төшерә алмыйча торам. Шундый сәер хәлләр дә булгалый.

Мәхәббәт - язмышмы?

Мәхәббәт - язмышмы, әллә аны эзләргә — интернет аша кызыксынырга, танышырга кирәк дип уйлыйсызмы?

Әйе, интернетка язалар, мәхәббәтеңне интернеттан табу була торган хәл. Бу фикер белән килешәм.

Сөйгән ярыгызга 8 мартка нинди бүләк алыр идегез?

Мин кешегә бүләккә кирәкле әйбер бирергә яратам. Кешене анализлыйм, аны күзәтәм, нәрсә ошаганын аңларга тырышам. Әгәр бу фикерләү барып чыкмаса, мин кешегә нәрсә кирәклеген туры бәреп сорыйм.

Акча туздырырга яратасызмы?

Юк, акча туздырырга яратмыйм.

«Татар теле өчен янып яшәгән шәхесләребезнең балалары татарча белми»

Татар теле бетәчәк дип уйлыйсызмы?

Бертөрле генә җавап биреп булмый. Монда күп факторларны ачарга кирәк. Бүгенге көндә татар теле бетмәс өчен безнең республикабыз күп чаралар оештыра. Татар театрлары да телне саклауда зур роль уйный. Әгәр телне кулланырга ихтыяҗ булса, кешеләр даими сөйләшеп торса, тел яшәячәк. Ләкин әлеге көндә ямьсез күренеш бар: татар теле өчен янып яшәгән күпчелек шәхесләребезнең балалары татарча белмиләр, моңа бераз ачуым килә. Үзеңнең балаңны тәрбияли алмагач, кешелек янына чыгып нәрсәдер әйтүнең мәгънәсе каламы?

Күп тел беләсезме?

Кызганыч, белмим шул. Полиглотларга ак көнләшү белән карыйм. Мин, гомумән, аралашырга бик яратам. Әгәр телләрне күп белсәм, чит ил кешеләре белән аралашыр, аларның фикер йөртүләре, тормышка карашлары белән танышыр идем.

Авылда яшәр идегезме?

Мин холкым белән бик актив һәм кыбырсык кеше. Мин әлегә тыныч җирләрне яратмыйм, бу яшьлек галәмәтедер инде. Авылларны кимсетеп әйтүем түгел, ләкин миңа шәһәрнең цивилизация җайланмалары җитмәс кебек. Әмма авыр минутларда күңелем гел табигатькә тартыла. Туган ягым - Арча районы Наласа авылына кайтырга яратам, бәлки картлык көннәремдә авылга күчеп китәрмен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100