Ришат Фазлыйәхмәтовның Тәтишкасы сәхнәгә чыгарга җыена
Инстачылар яшь парга бәхет теләгән.
«Агылый белән тагылыйдан бер фото сезгә», — дип, Ришат Фазлыйәхмәтовның сөйгәне Тәтишка икесе бер төстәге кием киеп төшкән фото куйган.
«Ришат белән очраша башлаганнан бирле бер-беребездән аерылган юк, бергә яшибез, бергә ял итәбез, бергә эшлибез, шатланабыз, борчылабыз, әйткәләшәбез - барысын да бергә! Тиздән сәхнәгә дә чыга башлармын әле ияреп, кем белә.
Үзебез дә шаккатабыз, ничек бер-беребездән туймыйбыз икән дип. Безнең ничектер җеннәребез туры килде.
Инде 2 ел бергә, ышанып та булмый. Вакытның тиз узуы… Алдагы көннәрдә дә шулай матур яшәсәк иде!» — дип язган яшь килен.
«Фотога килгәндә, бу Яңа ел киченә төшерелгән съемкалардан бер мизгел. Бәйрәм исе килә башлады. Ришат ничәнче көн: „Әйдә, чыршы куйыйк“, - дип аптырата. Иртәрәк түгелме әле, дуслар? Арагызда Ришат кебек ноябрь башында ук чыршы куючылар бармы?» — дип тә кызыксынган Тәтишка.
Инстачыларның күпчелеге быел чыршыны ноябрь башында бизәүләре турында язган. Тамашачылар яшь парга бәхет теләгән: «Ришат, Тәтишкаң белән бигрәк бәхетле син. Аның белән бергә тора башлагач, синең күзләрең дә елмая башлады, җырлавын тагын да тулыланды, бәхетле тормыш юлы сезгә».
Әлбәттә, берән-сәрән булса да гаеп эзләүчеләр дә үз комментарийларын калдырырга ашыккан.