Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны: «Әле генә никах укытып, бәхетле яши башлаган идек…»

Җырчыны авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Тормыш иптәше Эльмира әлегә Ришатның нинди хәлдә икәнлеген әйтә алмавы турында язган.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны: «Әле генә никах укытып, бәхетле яши башлаган идек…»
https://www.instagram.com/rishat_fazliakhmetov/

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның каты авырып хастаханәгә эләгүе турында язган идек. Җырчының тормыш иптәше Эльмира сторисларында иренең хәлен белешкән, авыр вакытта терәк булган кешеләргә ярдәм белдергән.

«Барыгызга да зур рәхмәт. Әлегә сөйләшерлек хәлдә түгелмен.Төнлә уянды. Өч көнгә биш калак аш капты, чәй эчте. Әлеге нинди хәлдә икәнлеген әйтә алмыйм. Дога кылам һәм барысы да яхшы булыр дип өметләнәм.

Ходаем, сакла минем Ришатны авырлыклардан, күз тиюләрдән, начар күңелле кешеләрдән. Бир көч аңа, җиңеп чыгарга. Үзе дә бик күп кайгылар кичергән иде бит. Әтисен, әнисен югалтты. Әле генә никах укытып, бәхетле яши башлаган идек. Ходаем, тизрәк терелсең безнең иң моңлы җырчыбыз», — дип язып куйган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100