news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовны хастаханәдән чыгарганнар

Җырчы дәвалануын өйдә дәвам итәчәк.

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтовны хастаханәдән чыгарганнар
Салават Камалетдинов

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовны авыр хәлдә ашыгыч ярдәм алып киткән дип язган идек. Җырчының сәламәтлеге яхшыра башлаган. Ришатны хастаханәдән өйгә чыгарганнар. Бу хакта аның тормыш иптәше Эльмира үзенең сторисларында хәбәр итә.

«Без өйдә, Аллаһка шөкер. Алга таба дәвалануны дәвам итәбез. Барыгызны да бәйрәм белән. Үзегезне һһәм якыннарыгызны саклагыз», — дип язып куйган ул.

Бераз вакыттан Ришат үзе дә элемтәгә чыгып: «Барыгызга да сәлам, дуслар. Авырып киттем бу көннәрдә. Мине югалткансыздыр. Тамак шешкән иде, температура да булды. Әле дә тамак үзен сиздереп тора. Терелеп беткәч үзебезнең концертларыбыз белән сезне сөендерербез. Системалар алам, өйгә чыктым. Рәхмәт матурыма, тамашачыма. Үземнең әле кирәк икәнлегемне аңладым», — дип сөйләгән.

Ришат Фазлыйәхмәтовның тизрәк терелүен теләп калабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар