Ришат Фазлыйәхмәтовны авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән
Бу турыда җырчы үзе инстаграмда хәбәр иткән.
Ял көннәрендә Ришат, гадәттә, тәмләп мунча керә һәм шул мизгелләрне инстадуслары белән дә бик рәхәтләнеп бүлешә торган иде. Кызганыч, бу яллар алай килеп чыкмаган.
«Төнлә бик авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Хәлем бик мактанырлык түгел… Зарланмыйм. Догагызда мине искә алсагыз, мин бик бәхетле булырмын. Шул җитә. Тәтишка янәшәмдә (хатыны — авт.). Телефон аңарда. Ришат», — дип язып куйган җырчы.
Ришатка тәгаен ни булуы әлегә билгесез. Нәрсә генә булса да, без аңа изге теләктә, тизрәк терелүен телибез, анардан хәерле хәбәрләр көтеп калабыз.