news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовны авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән

Бу турыда җырчы үзе инстаграмда хәбәр иткән.

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтовны авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән
Салават Камалетдинов

Ял көннәрендә Ришат, гадәттә, тәмләп мунча керә һәм шул мизгелләрне инстадуслары белән дә бик рәхәтләнеп бүлешә торган иде. Кызганыч, бу яллар алай килеп чыкмаган.

«Төнлә бик авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Хәлем бик мактанырлык түгел… Зарланмыйм. Догагызда мине искә алсагыз, мин бик бәхетле булырмын. Шул җитә. Тәтишка янәшәмдә (хатыны — авт.). Телефон аңарда. Ришат», — дип язып куйган җырчы.

Ришатка тәгаен ни булуы әлегә билгесез. Нәрсә генә булса да, без аңа изге теләктә, тизрәк терелүен телибез, анардан хәерле хәбәрләр көтеп калабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар