Ришат Фазлыйәхмәтовка: «Син ашыга күрмә, кызлар бик хәйләкәр хәзер»
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов өйләнергә җыена инде әллә? Ул истачылардан туйны кайсы айда үткәрү кулайрак икәнен сораган.
Җырчы инстаграмга Татишкасы белән төшкән фотосын урнаштырып: «Безнең сезгә бер сорау туды: дуслар, әйтегез әле, сез нинди айда туй үткәрер идегез?» — дигән.
«Елның, айның, көннең начары юк. Бөтенесе дә Ходай көне, бисмиллаңны әйтәсең дә, Ходайга тапшырасың да, әйдә инде…»;
«Кайсы айда өйләнсәгез дә ярый. Бәхетле гаилә булу - сезнең үзегездән тора. Бер-берегезне яратып, бер-берегезгә юл куя белегез. Бар ай да Аллаһы Тәгаләнеке», — дип җавап кайтарганнар аңа инстачылар.
«Мин 26 августта өйләндем, ә син ашыга күрмә, кызлар бик хәйләкәр хәзер. Бер янгач, ныклап уйлап хәл ит. Мин сиңа уңышлар телим», — дип киңәш иткән бер инстачы.