news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов табигатьтә ничек чабынып булганын күрсәтте

Җырчы, дуслары белән бергә, елга ярында полиэтиленнан күчмә мунча ясаган.

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов табигатьтә ничек чабынып булганын күрсәтте

«Менә, дуслар, авылча мунча керәбез. Болай итеп берничә ел элек кенә кергән бар иде. Парник эффекты. Эчтә мич. Шунда кызу салып чабынабыз да суга сикерәбез. Сәламәт булыйк», — дигән артист.

Инстадуслары Ришатка җиңел пар теләгәннәр.

«Шәп мунча»;

«Монда бөтен вируслар пешә»;

«Үзем дә коенып чыккан кебек булдым»;

«Башың китә бугай инде», — дип комментарийлар калдырганнар.

Күчмә мунча Әбри Хәбриевкә дә ошаган. «Балыкка барганда уйларга кирәк икән моны», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар