Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишканы кайгырта: «Булачак хатын, бала да табасы бар»
Җырчы мунча идәне ясарга такта сатып алган.
Тәтишканың аяклары туңмасын өчен Ришат Фазлыйәхмәтов мунча идәнен яңартырга булган. «Тәтишка турында кайгыртырга кирәк. Булачак хатын бит, бала да табасы бар әле», — дип сөйли ул инстаграмда. Җырчы сөйгәне Эльмираны Тәтишка дип йөртә.
Мондый кайгыртучанлыкка Тәтишканың бик күңеле булган. «И, рәхмәт, матурым, син чын ир-ат», — дип комментарий язган ул.
Ришат идән өчен карагай агачы сайлаган. «Черми, нык була дип әйттеләр», — ди ул. Инстачылар Ришат белән килешмәгән. «Карагай салкын була, юкә кирәк. Барыбер ике елдан алыштырасың, исләнә башлый» «Черсен соң, аның каравы ике ел саен яңа идән таптыйсың. Ә Тәтишкага килгәндә, ул инде чыныкканга охшаган», «Икегез бергә керә башлагач, туңмый башлый ул», — дип яза алар.
Бер абый: «Вәт замана, мари урманнары арасындагы Мазар Башы мунчасы идәненә француз кибетеннән агач сатып алабыз бит, ә», — дип шаккаткан.