Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Тәтишкам уңганлыгы белән теләсә кайсы авыл кызын егып сала»

Җырчы инстаграмда тормыш иптәшенең уңган, булган, тыйнак хатын-кыз булуы турында язган.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Тәтишкам уңганлыгы белән теләсә кайсы авыл кызын егып сала»
https://www.instagram.com/rishat_fazliakhmetov/

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов инстарамда үзенең хатыны Эльмираны үтереп мактаган. Ришат фикеренчә, Тәтишка үзенең уңганлыгы белән теләсә кайсы авыл кызын уздыра ала. Яңа ел съемкаларыннан матур фото урнаштырып, Ришат түбәндәге постны язган.

«Минем Тәтишкам! Минем терәгем, сердәшчем, бизәгем, мотиваторым! Тәүлегенә 24 сәгать минем белән, төнге өчтә уятып, берәр сорау бирсәм дә, «матурым» дип эндәшүче, ни кадәр генә арыган булса да, минем үтенечләремне һәрвакыт үтәүче! Бар яктан да уңган хатын-кыз!

Күпләр аның тышкы кыяфәтен күреп: «Ясалма! Бу берни эшли белмидер инде, үзен караудан башка», — дип язды. Ләкин шуны әйтәсем килә, Тәтишкам теләсә кайсы авыл кызын үзенең эшчәнлеге, тыйнаклыгы белән егып сала әле! Кулыннан килмәгән эше юк. Тышкы кыяфәте генә түгел, эчке дөньясы да чиксез матур!

Кемнәр аның белән шәхсән таныш, Тәтишка турында бер начар сүз әйтә дә, яза да алмас, ә кемнәр яза, димәк, әле алар аның белән таныш түгел», — дигән җырчы.

Эльмира үзе «Интертат» хәбәрчесенә: «Матурлыкка килгәндә, һәр хатын-кыз, ничә яшьтә булуына кармастан, үз-үзен карарга тиеш дип саныйм. Үзем спортзалга йөрим, спорт белән 4 яшьтән бирле шөгыльләнәм, шуңа да үземнең фигурамны идеаль дип әйтә алам. Косметологларда битемә төрле пилинглар ясатам. Керфек үстереп йөрим, чөнки миңа шулай уңайлы. Хатын-кызның маникюр, педикюры идеаль булырга тиеш», — дип сөйләгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100