Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов «тәртипсезләнеп йөргән» вакытлары турында сөйләгән

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең начар юлда йөргән вакытлары булуын, ә соңыннан, булачак тормыш иптәшен очратып, үзенең яңа тормыш башлавы турында сөйләгән.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов «тәртипсезләнеп йөргән» вакытлары турында сөйләгән
https://www.instagram.com/rishat_fazliakhmetov/

Ришат Фазлыйәхмәтовның тормыш иптәше Эльмира — Тәтишкә бу көннәрдә үзенең туган көнен билгеләп үткән. Дуслары һәм якыннарын җыеп, яшьләр туган көн мәҗлесен ял базасында бәйрәм иткәннәр. Чәчәк өстенә чәчәк, берсеннән-берсе матур котлау сүзләре яудырганнар бу көнне Эльмирага. Әлбәттә инде иң җылы, иң якын котлау ул хәләл җефете — Ришат Фазлыйәхмәтовтан. Җырчы элек үзенең тәртипсез вакытлары булуын да яшереп тормаган. Яңа тормыш башларга этәргеч биргән Тәтишкәсенә рәхмәт сүзләре җиткергән.

«Минем тормыш иптәшемне хөрмәт итеп килгәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт әйтәсем килә. Инде нәрсә әйтим, төрле вакытларым булды. Тәртипсезләнеп йөргән вакытларым да булды. Акылга килеп, яңа тормыш башлап җибәрер өчен, Аллаһы Тәгалә юлымда тормыш чәчәгемне очратты. Мин аны ХӘЛӘЛ җефетем дип йөртәм. Чөнки без мәчеттә ифтар вакытында таныштык. Шул вакытта ук никах укытып куясы калган икән аны, сузып йөрмичә», — дип көлдергән ул килгән кунакларны.

Матур котлау сүзләрен Ришат Салават абыйсының ««мәңгелек» «Туган көн» җыры белән ныгытып куйган.

«Алары артта калсын, Ришат. Бик бәхетле булыгыз», «Тәтишкә, сиңа сокланабыз, син Ришатны үстердең», «Сез күпләргә үрнәк», — дип, Тәтишкәне мактау сүзләре белән зурлаган инстаграм дуслары да.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100