Ришат Фазлыйәхмәтов шокта: сөйгәне нәрсә бүләк иткән?
Җырчының зур хыялы чынга ашкан.
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовка сөйгән кызы микрофон бүләк иткән. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.
«Мин шокта калдым. Матурым, бик зур рәхмәт сиңа бүләгең өчен. Җырчы өчен үзеңнең микрофоның булы зур дәрәҗә», — дип яза ул.
Инстачылар Ришатны котлый. «Ришат Эльмира белән танышкач, бөтенләй икенчегә әйләнде. Тышкы ягы белән дә. Шуңа күрә хатын-кыздан күп нәрсә тора», «бүләкнең рәхәтен күрергә язсын», зур уңышлар телибез», диләр.
Видео кадрларында Эльмираның Ришатка бүләк бирүе, Ришатның аптырап калуы, аннары сөенүе күренә.