Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов кызлардан «мунчага барыйк» дип язмауларын сораган

Җырчы туган көненә биргән себеркеләр өчен нык сөенгән.

news_top_970_100
 Ришат Фазлыйәхмәтов кызлардан «мунчага барыйк» дип язмауларын сораган
«Татар-информ» архивы

Ришат Фазлыйәхмәтовның мунча яратуы һәм мунчада ярымшәрә фотога төшүе сер түгел. Бу юлы да ул мунча турында тәмләп язган. Мунчага барырга компания эзләвен, әмма кызлардан «мунчага барыйк» дип язмауларын зинһарлап сораган.

«Казан читендә йорт түгел, бер зур мунча салып куясы килә, көн дә мунча керерлек булырлык итеп. Юк, бу нормаль хыял түгел бит инде, җәмәгать? Нинди мунча җене йоккандыр миңа?

Төштә дә мунча күрәм. Ул туган көнгә биргән себеркеләрегез өчен сөенеп туя алмыйм! Мең рәхмәт!

Дөресен әйткәндә, мин төрле җирдәге мунчаларны бик яратып бетермим. Атна саен мунчага йөрү бер традициягә керде. Кем минем белән икенче атнада мунчага бара? Кызлар, сез язмагыз инде яме, зинһар өчен», — дигән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100