Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов инстачыларга: «Минем Эльмирамда сезнең эшегез юк»

Җырчы очрашып йөргән кызын яклап язган.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов инстачыларга: «Минем Эльмирамда сезнең эшегез юк»
Салават Камалетдинов

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов очрашып йөргән кызы белән төшкән фото куйган һәм инстачылар аның турында язган комментарийларга нокта куйган.

«Минем Эльмирам сезгә ошыймы, ошамыймы?! Ясатылганмы? Ясатылмаганмы? (Инстачылары иреннәр күперткән дип язган иде). Сезнең анда эшегез юк! Минем Эльмирам бик матур! Спорт белән шөгыльләнә, үзенә игътибар бирә! Шуның өчен мин аны бик хөрмәт итәм, яратам. Мине гел сөендереп, күзләремне иркәләп кенә тора! Рәхмәт аңа!» — дип язган ул.

Җырчының бу сүзләрен ике меңгә якын кеше укыган, әмма комментарий яза алмаганнар. Җырчы комментарий язуны чикләгән.

«Сезнең дә егетегезне, ирегезне сөендереп, яраттырып кына яшәвегезне телим», — дип тә теләгән җырчы виртуаль дусларына.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ошыймы сезгә минем Эльмирам,ошамыймы! Ясатылганмы?Ясатылмаганмы? Сезнең анда эшегез юк! Минем Эльмирам бик матур! Спорт белән шөгерләнә,үзенә ихтибар бик күп бирә! Шуның өчен мин аны бик хөрмәт итәм,яратам? Мине үземне гел сөендереп,күзләремне нурландырып кына тора!Рәхмәт аңа? Сезгә дә егетегезне,ирегезне сөендереп,яратырып кына яшәүегезне телим? #ришатфазлиахметов #татишка?❤️

Публикация от РИШАТ ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВ (@rishat_fazliakhmetov_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100