Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов балалар турында хыяллана

Җырчы Гашыйклар көне уңаеннан Тәтишкасына мәхәббәт аңлаткан.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов балалар турында хыяллана
Салават Камалетдинов

«Мин Сиңа гашыйк! Һәр күзәнәгем, һәр сулышым белән. Тормышымда Син барлыкка килгәннән бирле һәр көнне елмаясы, яшисе, яшьнисе килә! Сынауларда сынмаган өчен Раббым миңа Сине бүләк итте кебек. Гомер көзләремне синең белән үзебезнең нәни йортыбызда балалар һәм оныклар арасында каршы аласым килә.

Беләм, бәхет тынычлыкны ярата диярсез, ләкин мәхәббәт турында сөйләми мөмкин түгел. Күпме әсәрләр, җырлар язылган шушы хис турында… Арагызда миндәй тиле гашыйклар шактый бит инде.

Күгәрченнәр, Гашыйклар көне белән сезне! Гөр-гөр килеп яшәгез!

Ә кемнәр әле үз ярларын тапмаган, чын йөрәктән үз мәхәббәтегезне очратуыгызны телим! Менә бар күңелем белән телим, ә мин теләгән теләкләр һичшиксез чынга аша», — дип мәхәббәтен белдергән җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов хәләл җефетенә.

«Мәхәббәтегезне саклагыз», дип теләгән инстачылар яшь гаиләгә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100