Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов авылда сөйгәне белән ял итә, битенә массаж ясата

Җырчы үзизоляцияне ничек уздыруы турында видеолар куйган.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов авылда сөйгәне белән ял итә, битенә массаж ясата
Салават Камалетдинов

Ришат Фазлыйәхмәтов авылда үз-үзеңне изоляцияләү чорын шәһәрчә үткәрә. Бер видеода сөйгәне белән күнегүләр ясый. Икенчесендә маникюр һәм битенә массаж ясата.

«Карантинда болай ук булыр дип уйламаган идем. Тик ятмыйбыз. Эш белән шөгыльләнәбез», — ди Ришат битенә массаж ясатканда төшерелгән видеода.

Икенче видеода сөйгәне белән күнегү ясаган саен үбешеп алалар. Шуңадыр, видео янына: «Яратканнар өчен күнегү», - дип язган җырчы.

Инстачылар Ришатның тиң ярын очратуы белән котлаганнар һәм бәхетле булуын теләгәннәр.

Җырчының виртуаль дуслары төрле комментарийлар язган:

«Ә сез бергә торасызмы инде? Молодцы!»;

«Кешенең өйдә утырып, тыйнаклыгы бетте. Әдәпсез күренешләр экранга күбрәк чыга башлады, бигрәк тә сәхнә кешеләренең йөзе ачыла башлады»;

«Карале, нык шәп гимнастика бит бу»;

«Ришат, бәхет тынлыкны ярата»;

«Энем, кыланып та күрсәтәсең инде!»;

«Бирә кирәген кыланып»;

«Ул гына тугел, барысы да шулай хәзер. Бер Ришат кына калмас инде, ул да сәхнә кешесе!»;

«Миңа да бер көнгә биреп торыгыз әле мастерларыгызны»;

«Кызлар җыеп, үзеңә ялчы итәсең. Солтан дип белерсең»;

«Бик кадерле булып, матур итеп уздырасың икән карантинны»;

«Рәхәт сиңа»;

«Нишләп кенә бетәргә кирәк, эшләмәгәч тә»;

«Үзен карый белә икән кеше, бик әйбәт. Әмма сине макияжсыз да яратабыз Ришат дус».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100