Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов, аңын югалткач, мәрхүм әнисе белән очрашкан

Җырчының кинәт һәм каты авырып китүе тамашачысын хафага салды. Бик күпләр ихлас борчылдылар аның өчен, догада булдылар. Ришат үзенә карата моның кадәр игътибар һәм ихтирам булыр дип уйлап та карамаган икән.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов, аңын югалткач, мәрхүм әнисе белән очрашкан
Салават Камалетдинов

Хәзер, шөкер, җырчының хәле әйбәт, кәефе күтәренке. Аның инстаграм сәхифәсен карап барган кеше белә инде. Бу чир аңа ничектер яңа сулыш, дөньяга икенче төрле караш биргән төсле булган.

«Хәлсезлектән интегеп, кая барып бәрелергә белми йөрдем, бөтен тәнем, һәр күзәнәгем сызлады бугай. Температураны ни белән дә төшереп булмады. Ни булса да, мунча ийгә китерер дип, концертта сез бүләк иткән себерке белән чабынып, мунча кереп чыктым. Чәй дә тамактан узмады, суларга кыен була башлады. Ятып торыйм әле дип урынымнан торып киткәч, күз алларын томан каплады. Колакта тәтишкамның (хатыны Эльмираны ул яратып шулай атый — авт.): «Ришат, уян!» — дигән сүзләре генә яңгыраганы истә.

Аңга килгәч, сөйләшүләр буенча, хастаханәдә икәнемне аңладым, ләкин күзләрне никтер ача алмадым, әйтерсең лә кемдер кысып тотып тора иде, бу дөньяны күрсәтәсе килмәгән төсле. Тән әрни, йөрәк әрни. Күңелемнән: «Ахырым шушы микән лә минем?» — дип уйлап куйдым. Каршыма әни сурәте басты, ул миңа елмаеп: «Улым, догамнан ташламыйм, син бирешмә!» — диде һәм югалды. Еракта тәтишкамның табиблар белән сөйләшүе ишетелә: «Әле яши, Алла боерса!» Шушы мизгелдә мин иң бәхетле кеше икәнемне аңладым: инде мәрхүмә булса да, әнием дә догада тора икән, тәтишкам да янымда.

Әлбәттә яшим! Әле күпме җырлыйсы җырларым бар! Гомерем буе үз халкыма хезмәт итәсем бар, изге эшләр кыласым бар, менә күзләремне генә ачыйм да!..

Ачтым… Яшәүнең нинди зур бәхет һәм бүләк икәнен аңладым. Бөтенләй яңа көч тойдым үзәктә. Яшәрмен! Яшнәрмен!

Сездән килгән изге теләкләрне укып, ир-ат булсам да, еладым. Мин әле шулкадәр кешегә кирәк булганда, ничек инде ташлап китәсең бу якты дөньяны! Һәрбер хатта җылылык, минем өчен борчылу… Телефон берөзлексез шалтырап торды, бер уйламаган кешеләр миңа, бар эшен ташлап, ярдәмгә килергә омтылды. Тормышымның иң кадерле мизгеле, яңадан тудым! Һәрберегез каршында баш иям!

Гомер бер уйламаганда өзелергә мөмкин икән, шуңа күрә, тагын да ныграк эшләвемне дәвам итәрмен, татарымның милли хәзинәсен баету, тарихта үз эземне калдыру өстендә эшләрмен.

Терелеп кенә бетим, май аенда концертымда күрешербез, Алла бирса!» — дип язган Ришат инстаграмда.

Соңгы җөмләләренә ишарәләп берәү: «Синеңчә, халыкка хезмәт итү, күбрәк концертлар куеп, акча эшләүме инде ул?» — дип сораган.

Ришат моңа: «Минем никадәр еш хәйрия концертларында һәм башка чараларда бушка чыгыш ясаганымны белсәгез, миңа бу сүзләрне язмас идегез. Эшләгән яхшылыкларымны, мактану булмасын дип, күрсәтмим генә. Ә алар шактый. Концертта эшләгән акчаларның да бер өлешен даими рәвештә авыруларга һәм мохтаҗларга күчерәм. Бу минем принцип», — дип җавап биргән.  

«Ришат, синең аякка басуыңа мин бик шатмын. Мунча кереп, зур ялгышлык эшләгәнсең. Температура булганда, гомумән, мунча ярамый. Хәзер дә ныгытып савыгып беткәнче, мунча керми тор. Өзлегә күрмә»,

«Киемеңнең эченә башлы энә тагып йөр әле аска каратып. Көнчеләр күп. Сине күп кеше юкка чыкты дип уйлады. Ә син, маладис, торып бастың!»

«Ришат, балам, бик куркыттың. Исән генә була күр. Сиңа күз генә тиде инде. Үзеңне һәм гаиләңне сакла»,

«Елый-елый укыдым, теләдем, Ришат, энем»,

«Шул бүләк иткән себеркеңә бозым ясап бирмәгәннәрдер бит. Аллам сакласын! Адәм көнләшсә, әллә нәрсә дә эшли хәзер»,

«Мәчеткә баргач, сәдакә бир, өшкертергә кирәк, наным, сине» — кебек тагын би-и-ик күп комментарий-киңәшләр килгән Ришатка.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100