Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ришатны гына ташлый күрмә инде» – Тәтишка күптәнге хыялын чынга ашырган

news_top_970_100
«Ришатны гына ташлый күрмә инде» – Тәтишка күптәнге хыялын чынга ашырган
Фото: социаль челтәрдән

Ришат Фазлыйәхмәтовның тормышында коронавирус вакытында пәйда булган Эльмира җырчының тормышын үзгәртте. Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсе матур зат белән яктырып китте, иҗатта да күтәрелеш сизелде.

Ришатның хатынына Эльмира дип исеме белән дәшкәне дә юк, ул аңа, яратып, Тәтишка дип йөри. Матур гаиләгә вакыт-вакыт күз дә тиеп ала. Әле алар аерылышу турында хәбәр итә, аннары җырчының концертлары өзелә. Соңрак алар кушыла, Ришат йөрәк белән хастаханәгә эләгә, Тәтишка иренә бозым ясаулары турында сөйли, хәзер инде җырчы үзе дә бу хәлгә ышана башлавы турында хәбәр итә. Халык җырчының тормышы һәм иҗаты өчен дә нык борчыла.

Социаль челтәрләр хәбәрләренә караганда, Эльмира ирен генә кайгырта, «Ришат» дип кенә сулый, яши кебек тоела. Бу юлы Тәтишка үзенең хыялын чынга ашыруы, зур шатлыгы турында хәбәр итә. Ул Яңа елга яңа машина белән керәчәк.

Ул кыйммәтле машинасын күрсәтте дә, халык янә борчыла башлады инде. «Шәп машинасына утырып, Ришатны калдырып, җилдереп китеп бармасмы инде» дигән уйда тамашачы.

Бер төркем Эльмираны яңа машинасы белән котлый, игелекле машина булуын телиләр, узып барганда «бәлки, утыртыр» да дип хыялланалар. Икенче төркем борчыла инде: «Ришатың кая? Бу шатлыклы көндә сез үзегез генә машина аласыз. Кызык. Сез гаилә түгелмени?», «Тәтишка, Ришатны гына ташлый күрмә инде», – дигән комментарийлар калдырган алар.

Видеода күренгәнчә, җитмәсә, Тәтишкага чәчәкне дә чит ир-ат бирә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100