![Ришат Төхвәтуллинның яңа үзенчәлекле образын ошатканнар](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/2/10/eea6f58386f6137af138dfed66e1fff1.jpg)
Татар эстрадасы артистлары тамашачыларны концертка чакырып, кызыклы видеолар төшерә башлады. Шундый видео белән Ришат Төхвәтуллин да уртаклашты.
Ул Пушкин образына кергән, ә барабанчысы – Пушкинны дуэльда атып үтергән Дантес. Мөгаен, бу тема җырчының концертларына Пушкин картасы белән кереп булганга сайлангандыр.
«Я помню чудное мгновенье:
Передо мной явилась ты,
Как мимолетное виденье,
Как гений чистой красоты.
Дуслар! Барыгызны да Уфадагы коцертларга чакырам. Анда Пушкин картасы да эшләячәк», – дип сөйли җырчы.
«Билетлар калмагандыр да инде. Өлгермәссез инде алырга, ә бәлки, өлгерерсез дә», – дип дәвам итә Дантес.
«Бик «текә» булган. Берничә тапкыр карадым»;
«Сезгә бик килешә мондый образ»;
«Үзенчәлекле», – дип комментарий калдырган видеоны караучылар.