Ришат Төхвәтуллинның Теләчедә узган концертында бик кызык хәл булган. Бер җырын башкарганда, биюче кыз урынына сәхнәгә аның төркемендәге Рөстәм Гатауллин чыгып баскан. Ришат исә хатын-кыз киемнәре, парик кигән Рөстәмне күргәч, эче катып көлә башлаган, хәтта җырлый да алмаган. Рөстәм шулкадәр оста итеп уйнаган, шул дәрәҗәдә матур биегән, халык, берара, биюченең ир-ат икәнен аңламый да торган, ахры.
Күңелле видеоны Ришат үзенең сәхифәсенә куйды.
«Ришат, синең эмоцияләреңне күрүе бик кызык булды. Шундый саф, ихлас иде алар. Ә Рөстәм «пушка» инде. Позитив кеше! Шундый идеяле. Синең ирекле булуың һәм тормышка мәхәббәтең сокландыра», «Рөстәмнең чыгышын киләсе ел программасына кертергә кирәк», – дип язалар аны караучылар.