news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның әнисе -40 градус салкында клипта төшкән – видео

news_top
Ришат Төхвәтуллинның әнисе -40 градус салкында клипта төшкән – видео
"Татар-информ" архивы

Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия ханым -40 градус салкында клипта төшкән. Җырчының әнисе «Мәтәүтамак» җырын башкара.

Розалия ханым, танылган җырчының әнисе булудан тыш, көйләр дә яза, «Карамалы-Гобәй» җырының сүзләре авторы да ул.

«Сколько можно», – ди. -40 градуста клип төшерәбез. Бу җырны башта әни өчен яздырдык. Тыңлап карадык. Түзә алмадым, үзем дә җырладым. Әни башкаруында ничек сезгә?» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Ник ул иртәрәк җырламаган?» – дигән сорауга «Ул гаиләне сайлаган», – дип җавап биргән җырчы.

«Нык шәп булган бу, хәзер дуэт көтәбез», «Әниеңә карыйм да, сине күрәм», «Бик матур җырлый», – дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар