news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинны йөкле хатынына битараф булуда гаепләгәннәр

news_top
Ришат Төхвәтуллинны йөкле хатынына битараф булуда гаепләгәннәр
социаль челтәрләр

Җырчы Ришат Төхвәтуллинны бик тә җаваплы чорда авырлы хатынын ялгыз калдыруда гаепләгәннәр. Бу хакта «Мой Башкортстан» сайты яза.

Алия белән Ришатның бәбиләре менә-менә туарга тора. Җырчы мондый вакытта хатыны янәшәсендә булырга тиешлеген белсә дә, гастрольләрен күчерә алмавы, Башкортстан якларына концертлар белән китүен язылучыларына үзе сөйләгән.

«Алияне иң җаваплы атнада ялгыз калдырырга курыкмыйсызмы?» – дип кызыксынган интернет кулланучыларның берсе. «Куркам, әлбәттә», – дип җавап биргән аңа Ришат Төхвәтуллин.

Җырчы туачак баласының җенесен белмәвен, әлегә кадәр исем сайламауларын да әйткән. «Баланы кулыбызга алгач, исеме шунда ук күңелгә килер дип уйлыйм», – дигән ул.

Ришатның тормыш иптәше Алия Карачурина бүгенге көндә бала тудыру йортында, табиблар күзәтүендә. Ул көн саен социаль челтәрләр аша элемтәгә чыга. Җырчы язылучыларына әни булу белән үк хәбәр салырга вәгъдә итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар