Җырчы Ришат Төхвәтуллин иреннәрен зурайткан кызларга кызык пародия ясаган. Аны «Иптәшләр.Татарлар» «Телеграм» төркеме урнаштырган.
«Чынлыкта бу – ботокс түгел. Бу – шундый помада. Чынлыкта минем иреннәрем нечкә һәм нормаль. Карагыз, мин ничек елмаям», – дип, кабарткан иренле кызлар кыяфәтенә кереп сөйләшә видеода Ришат.
Төркемнең админнары бу видео янында: «Әллә нишләдең әле син, Ришат», – дип язып калдырганнар.