Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинга туган көнендә «Башкортстанның халык артисты» исеме бирелде!

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинга туган көнендә «Башкортстанның халык артисты» исеме бирелде!

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин тагын бер мактаулы исемгә лаек булды. Җырчыга кичә, туган көнендә, «Башкортстанның халык артисты» исеме бирелгән.

Кичә иртән Ришат Төхвәтуллин сторислары аша ашыгыч рәвештә Уфага чыгып китәргә туры килүе турында сөйләгән иде. Алар Башкортстан башкаласына тормыш иптәше Алия, улы Алим һәм бабасы (Алиянең әтисе) белән бергәләп кузгалганнар. «Сезнең өчен бер яңалыгыбыз бар», – дип, интрига калдырган иде Ришат.

Әлеге яңалык җырчы өчен бик куанычлы һәм көтеп алынган вакыйга булып чыккан. Ришат Төхвәтуллин тагын бер мактаулы исемгә лаек булуы турында Телеграм-каналында язды.

«Чиксез рәхмәтләрем һәм мактауларым Аллаһы Тәгаләгә! «Башкортстан Республикасының халык артисты» исемен алу – минем өчен зур горурлык һәм шатлык!

Башкортстан җитәкчелегенә һәм Радий Фәрит улы Хәбировка ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Әти-әниемә, остазларыма һәм укытучыларыма аерым рәхмәт! Вокал укытучым Галия Закировна Мусинага, шулай ук Уфа сәнгать академиясенең кафедра мөдире Фәрзәнә Фәткулла кызы Сәгыйтовага аерып рәхмәт әйтәсем килә!

Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгына һәм Әминә Ивниевна Шәфиковага сәнгать үсешенә керткән өлеше һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерәм.

Ләкин иң зур рәхмәтләрем сезгә, кадерле тамашачылар! Сезнең ышанычыгыз, мәхәббәтегез һәм ярдәмегез мине һәрвакыт илһамландыра. Бу исем сезнеке дә, халкым минем! Бу – безнең уртак җиңүебез!» – диде Ришат.

«Татарстанның халык артисты» дигән дәрәҗәле исемне исә артист Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан узган ел ахырында алган иде.

Ришат Төхвәтуллинны тамашачысы һәм язылучылары ихлас котлый, аның бу исемгә күптән лаек булуы турында бихисап күп комментарийлар калдыралар. Котлау сүзләренә без дә кушылабыз!

Фото: © Ришат Төхвәтуллинның Телеграм-каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100