Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинга «Танцы на ТНТ» җиңүчесе: «Хәзер татарча гына сөйләшәчәкмен»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинга «Танцы на ТНТ» җиңүчесе: «Хәзер татарча гына сөйләшәчәкмен»
социаль челтәрләр

Ришат Төхвәтуллинның Оренбургта узган концертына әнисе һәм башка туганнары белән «Танцы на ТНТ» проекты җиңүчесе, танылган хореограф, җырчы Илшат Шабаев килгән.

Илшат үзенең сторисларында Ришатның концерты турында: «Нинди тавыш! Бу тавыш теләсә-кайсы күңелне дәвалый ала. Искиткеч җырчы, биюе дә искиткеч. 3 сәгать бер тында узып китте. Концерттан соң гаиләбез белән сәхнә артына уздык. Хәзер инде сеңлем генә түгел, мин дә Ришатның фанаты», – дип яза.

Ришат Төхвәтуллин да, Илшат «Танцы на ТНТ» проектында катнашканда, аның өчен җанаткан булган икән. Илшат белән Ришат шул турыда да сөйләшкәннәр.

«Танышуыбызга бик шатмын! Мин бүгеннән – синең фанатың! Хәзер татарча гына сөйләшәчәкмен инде! Бик зур рәхмәт! Оренбург сезне ярата һәм тагын көтеп кала», – дигән танылган биюче Ришат Төхвәтуллинга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100